Җәйге җылылык һәм кояш, ачык яшел фотолокацияләр, чәчәк аткан пионнарның зиннәтлелеге болар барысы да җәйнең беренче аеның туйлары хакында. Әйтергә кирәк, май тынлыгыннан соң июнь туйлары сезоны аеруча үзенчәлекле.
Июнь аенда Мамадыш никах сарае 22 матур яңа гаиләнең, 22 яңа мәхәббәт тарихының шаһиты булды. Мамадышта ак күлмәкле, күп кунаклы, һәм бик көчле «әче!» сзләре белән үтүче туйларның әл едз күп булуы сөедерә.
20 яшь –июнь аеның иң яшь кәләше яше, 21 – иң яшь кияү яше. Иң өлкән кәләшкә - 53 яшь тулган, ә кияүгә - 45.
Алда эссе июль ае, аңа утызлап гариза бирелгән. Һичшиксез, ул гаилә коруның якты тарихларына һәм зур туйларга бай булачак.