Чистай никахлар сараенда ирле-хатынлы Минсафиннарны бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котладылар

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Халыкара гаилә көнендә, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2024 елның 15 маенда Чистайның Никахлашу сараенда махсус сценарий буенча «алтын юбилярлар» – Искәндәр Фәхретдин улы һәм Гөлсирә Фәрхетдин кызы Минсафиннар котлаулар кабул иттеләр!

Минсафиннар гаиләсенең тууы Чистай районының Иске Роман авылы белән турыдан-туры бәйле. Бер-берсен балачактан ук беләләр, бер балалар бакчасына йөриләр, бер сыйныфта укыйлар. Үсеп җиткәч, дуслаша, очраша башлыйлар. 1974 елда туй үткәрәләр һәм ярты гасыр дәвамында кулга кул тотынып тормыш юлы узалар.

Искәндәр Фәхретдин улы үзенең хезмәт юлын Яуширмә авылы колхозында башлаган, шулай ук район башкарма комитетында эшләгән, әмма үзенең бөтен хезмәт тормышын - 35 елдан артык дип әйтергә була – Чистай элеваторына багышлыйлар: Искәндәр Фәхретдин улы директор була, Гөлсирә Фәрхетдин кызы кадрлар бүлегендә эшли.

Юбилярлар рух күтәренкелеген, тормышка кызыксынуларын, бер-берсенә тугрылыкларын һәм хөрмәтләрен югалтмады. Ә иң мөһиме, илле ел дәвамында мәхәббәт һәм наз хөкем сөргән нык гаиләне саклап калу – икесенең дә зур хезмәте. Искәндәр Фәхретдин улы әйтмешли: “Гөлсирә минем беренче, соңгы һәм бердәнбер мәхәббәтем"!!!!

Чистай никахлар сарае традициясе буенча ир белән хатынга ир белән хатын дип игълан ителгән минутларны искә төшерделәр. Юбилярлар өчен Мендельсон маршы кабат яңгырады. Ир белән хатын туй вальсын биеделәр, мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар.

Бу көнне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, ЗАГС бүлеге башлыгы Илмира Ярмушевадан чын күңелдән котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Чистай җирле бүлеге, хатын-кызлар советы вәкилләре юбилярларны җылы котладылар.

Әлеге чарага Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы педагогика бүлеге студентлары чакырылган иде. Яшь буынның мондый катнашуы очраклы түгел. Бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үткән ирле-хатынлы парны хөрмәтләү тантанасына шаһит булгач, бу һәр яшүсмернең күңеленә үтеп керсен, аларның киләчәк гаилә тормышы өчен ныклы гаилә үрнәге булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International