Күп балалы Оружовлар гаиләсен Чистай районында хөрмәтләделәр

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

"Гаилә" - нинди матур сүз! Бу сүз җанны җылыта! Һәр баланың бәхетле балачагы булырга тиеш. Әгәр дә балаларга гаиләдә яхшы булса, ата-аналар ягыннан аңлау һәм ярдәм сизсәләр, алар яхшы кешеләр булып үсәчәкләр.

Чистай муниципаль районында үрнәк һәм тату гаиләләр күп, аларда талантлы һәм матур балалар үсә.

Шундый гаиләләрнең берсе 2024 елның 15 маенда Чистай Никахлашу сараена Халыкара гаилә көненә багышланган чарага чакырылды. Бу Илгар һәм Ләйсән Оружовлар, алар биш матур баланың әти-әниләре. Ләйсән белән Илгар 2002 елда студентлар булганда танышалар. 2003 елда гаилә корырга карар итәләр.

2004 елда Оруджовлар гаиләсенең беренче баласы Илһам дөньяга килә. Ул хәзер Казанда юристлыкка укый, параллель рәвештә эшли.

2010 елда кызлары Айсель туа, ул 5 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфында укый, ә Ясминага 10 яшь, ул 2 нче гимназиянең 4 нче сыйныфында укый. Ике кыз да бию белән шөгыльләнә. Исламга 5 яшь, ул 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнә. Ә кечкенә Мөхәммәдкә июнь аенда бер яшь тула.

20 ел элек Оружовлар гаиләсе әле яңа гына барлыкка килгән, ә бүген алар күп балалы бәхетле гаилә, үз эшләрен алып бара һәм биш искиткеч бала тәрбияли.

Балалар тугач, өйдә тәртип, акча, тынычлык, ял итү юкка чыга һәм бәхет килә диләр. Бу чыннан да шулай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International