Чистай никахлар сараенда ирле-хатынлы Сөләймановларны бергә яшәүләренең 50 еллыгы белән котладылар

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Чистайда Никахлашу сараенда Сөләймановларның алтын юбилеен билгеләп үттеләр! 1974 елның 20 июнендә Харис Габдуллович һәм Чәчәк Фердиновна никахларын Чистай районы Елантово авыл Советында теркәгәннәр. Тантаналы Алтын туйга гаризаны ир белән хатын үзләре биргәннәр, чөнки алар бөтен дус гаиләләрен җыярга һәм бу бәхетле көнне якыннары һәм дуслары белән билгеләп үтәргә теләгәннәр!

Харис Габдулла улы Чистайдан, ә Чечек Фердиновна Чистай районының Колмакчы авылыннан. Аларның йөрәкләрендә мәхәббәт 1974 елның башында туа.

Чәчәк Чистайда "Балалар дөньясы" кибетендә сатучы булып эшли башлый. Исеме җисеменә туры килгәе чәчкәдәй Чәчәккә бер күрүдә гашыйк була Харис.  Хезмәт тормышын Харис абый машина йөртүгә багышлый, Чистай шәһәренең төзелеш фирмасында, сөт заводында эшли.  Чечек 26 ел бер урында - "Балалар дөньясы" кибетендә эшли.

Бу гаиләдә бер - бер артлы 3 бала туа, 1 кыз һәм 2 малай: Гөлнара, Илнар Һәм Илшат. Бүген Сөләймановлар кадерле әни һәм әти генә түгел, ә яраткан әби-бабай да, алар ике оныкларының һәр уңышына шатланып яшиләр.

Чистай никахлар сарае традициясе буенча ир белән хатынга ир белән хатын дип игълан ителгән минутларны искә төшерделәр. Юбилярлар өчен Мендельсон маршы кабат яңгырады. Ир белән хатын туй вальсын бииләр, мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куялар.

Бу көнне Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Илмира Ярмушеваның чын күңелдән котлаулары һәм игелекле теләкләре яңгырады. Юбилярларны котларга «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Чистай җирле бүлеге вәкилләре килде. Балалар, оныклар, гаилә дуслары бәйрәмгә килделәр, юбилярлар белән бәхетләрен уртаклаштылар.

Бәйрәм уңышлы үтте! Юбилярларга бәхет һәм сәламәтлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International