Июнь - туйлар өчен иң популяр җәйге ай.
Июнь аенда өйләнсәң, «бал» айлары гомер буе дәвам итәчәк, диләр. Кайвакыт без билгеләрне очраклы һәм табигый нәрсә итеп кабул итәбез.
24.06.24 Түбән Каманың 15 бәхетле яшь пары никахларын теркәгән. Бу саннарның комбинациясе аларның гаилә тормышына гармония китерер дип ышанабыз!
Кадерле яшь парлар! Сезне гаилә коруыгыз белән котлыйбыз. Уйлаган уйларыгыз, хыялларыгыз тормышка ашсын!