Һәр җомга хатын – кызлар консультациясе конференцияләр залында булачак әниләр өчен дәрес уза.
21 июньдә, танышу дәресе вакытында, ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак әниләргә «бала тууы» суперсервисы, бала туу турында таныклыкны тиз арада алу өчен нинди документлар һәм кайда рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Шулай ук булачак әниләргә соңгы вакытта яңа туган сабыйларның популяр булган исемнәре дә әйтелде.