Символик рәвештә, бу гаиләләрнең тууы шәһәрдә татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй уздырылган көн белән туры килде. Бу бердә очраклы түгел, чөнки борынгы заманнардан ук Сабантуйда туй үткәрү озын һәм бәхетле гаилә тормышы вәгъдә итә дип санала.
Әлеге мөһим вакыйга хөрмәтенә ГХАТ Идарәсе белгечләре яңа өйләнешкәннәргә беренче гаилә документын – никахны теркәү турында таныклык һәм чәк-чәк - иминлек, кунакчыллык символы булган милли сый тапшырдылар.
Кадерле яшь парлар, сезне тормышыгыздагы иң кабатланмас һәм искиткеч көн — туй көне белән котлыйбыз. Гаиләләрегездә һәрвакыт җылылык һәм бәхет булсын!