Россия көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда 8 укучы Россия Федерациясе гражданинының беренче паспортын алды

2024 елның 11 июне, сишәмбе

ГХАТ Идарәсендә тантаналы шартларда Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлегенең өлкән инспекторы, лейтенант Айгөл Хәйбрахманова балаларга беренче паспортларын тапшырды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен мөһим вакыйга белән Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Марина Камелина һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе, беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Роза Фәйрушина котлады.

Кадерле укучылар, паспорт алу – һәр кешенең тормышында җитди вакыйга. Сезне тормышыгызда шундый истәлекле көн белән котлыйбыз! Онытмагыз, Россия гражданины булу - зур хөрмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International