Түбән Кама шәһәренең ГХАТ идарәсендә «Заманча бәхетле гаиләгә карашым» дигән брейн - ринг муниципаль интеллектуаль уены узды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Быел «Гаилә белеме» электив курсы нәтиҗәләре буенча мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары һәм шәһәр урта махсус уку йортлары студентлары арасында «Брейн-ринг» интеллектуаль уены 10 тапкыр уза! Юбилей уены нәкъ Гаилә елында уздырылуы символик.

Ярышлар өч раундта узды, катнашучылар булып шәһәрнең дүрт гомуми белем бирү учреждениесе командасы чыгыш ясады: 19 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 10 урта гомуми белем бирү мәктәбе, 27 урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Түбән Кама педагогия колледжы.

Чарада катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү мөрәҗәгатендә ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгыйтова мәктәп укучыларында заманча бәхетле гаилә моделен формалаштыру өчен әлеге электив курсның мөһимлеген билгеләп үтте.

Бу уен чын интеллектуаль көрәш булды! Һәр катнашучы белемнәрен генә түгел, ә үзенең иҗади мөмкинлекләрен дә күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International