Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә учреждение тәрбияләнүчеләре өчен «Гаилә – җиде Мин» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең Республика август киңәшмәсе кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Эврика «100нче балалар бакчасында» балаларны үстерү үзәгендә гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында дәрес узды.
Кызыклы һәм танып белү әңгәмәсеннән тыш, балалар төрле тематик уеннарда катнаштылар.
«Мондый очрашуларның төп максаты - үсеп килүче буында гаиләгә һәм гаилә кыйммәтләренә уңай караш тәрбияләү», - дип билгеләп үтте ГХАТ идарәсе башлыгы Гүзәлия Сәгытова. Шулай ук ул делегациягә мондый дәресләрнең 2018 елдан Түбән Каманың мәктәпкәчә учреждениеләрендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белән берлектә уздырылуы турында сөйләде.