Гаилә елында Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда татар милли колориты белән никахны теркәү тантанасы узды

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Гашыйклар Ринат белән Алия Зәйнуллиннар җитди адымга баралар-үзләрен никах бәйләнешләре белән бәйлиләр һәм нәкъ Гаилә елында үз йөрәкләрен берләштерәләр, никах көнен милли колорит белән бизәп куялар.

Пар теләге буенча Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тарафыннан никах теркәү тантанасы татар телендә оештырылды, ул матур милли көйләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең үзенчәлеге шунда ки, тантананың барлык катнашучылары да: яңа өйләнешкәннәр, ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм чара кунаклары барысы да милли киемнәргә киенгәннәр иде. Аларның киемнәре традицион орнаментлар, татар милли мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган элементлар белән бизәлгән.

Традицияләргә аерым игътибар бирү - бәхетле никахның төп өлешләреннән берсе. Туй тантанасына үз мәдәнияте элементларын кертү аны яктырак итә, халыкның мәдәни традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм үз халкының тарихын саклап калуга ярдәм итә, бу яшь парларның йөрәкләрендә гомер буе онытылмас тәэсир калдыра.

Кадерле Ринат һәм Алия! Никахыгыз һәр авырлыкта һәм шатлыкта бер-берегезгә ышаныч, хөрмәт һәм ярдәм белән тулы булсын. Гаиләгездә һәрвакыт гармония һәм бәхет хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International