Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
Символик тасмалар Бөек Ватан сугышында җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә никахлашучы яшь парларга, шулай ук төрле тормыш мизгелләре буенча дәүләт хезмәте өчен мөрәҗәгать итүче шәһәр һәм район халкына һәм кунакларына тапшырыла.
Акция 10 майга кадәр дәвам итәчәк.