Түбән Кама шәһәренең «База» креатив индустрияләр үзәгендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды

2024 елның 27 апреле, шимбә

Бүген, 27 апрельдә Түбән Кама шәһәренең «База» креатив индустрияләр үзәгендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Бу вакыйга Россиядә 2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм тантаналы шартларда лаеклы бүләкләр тапшырды.

Башлыкның Мактау грамотасы белән намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен шулай ук ГХАТ Идарәсе хокукый тәэмин итү бүлегенең баш белгече Исмәгыйлева Елена Ильинична бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International