Балалар балаларга. Гаиләгә рәхим итегез!

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

15 майда Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Балалар-балаларга. Гаиләгә рәхим итегез!» дигән проект старт алды.

Бу проект- 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.Бәйрәмнен символы булып ромашка чәчәге тора. Проектның максаты-яңа туган балаларга һәм аларның ата-аналарына волонтер балалар куллары белән ясалган ромашкалар бүләк итү.

Арча муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Шәфкать үзәге» әлеге проектта катнаша. Алар волонтер балалар ярдәмендә кулдан килгән материаллардан ромашка чәчәкләрен ясауны оештырдылар. Чәчәк таҗларына балалар үз куллары белән яңа туган балаларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек һәм уңышлар, бәхетле балачак теләкләре яздылар.

Соңыннан чәчәкләр Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә яңа туган балаларның ата-аналарына тапшыру өчен китерелде.

Мостафиннар Рафил һәм Гөлназ гаиләсен алтынчы бала, Шәйхетдиновлар Айрат һәм Алияне өченче бала, Закирова Диананы беренче бала,Тожиевлар Абүбәкриддин һәм Мөхәммәхонны икенче бала, Габделхаевлар Рөстәм һәм Эльвираны дүртенче бала туулары белән котлыйбыз. Балаларыгыз кояш кебек, сезнең тормышыгызны яктыртуларын, аны ярату һәм шатлык белән тутыруларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International