Гаилә елында “Коляскалар-парады”

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

2024 елның 26 июнь көнне район яшьләре “Балтач” ял паркындагы мәйдангә җыелып бәйрәм итте. Бу бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” өстен булды. Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ, яшьләр һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылды. Күркәм традициягә әйләнеп барган конкурс барышында районыбызда актив, талантлы гаиләләр бик күп булуына тагын бер кат инандык. Коляскаларын бизәүдә фантазияләрен, хыялларын, юморларын һәм креативлыкларын эшкә җигеп районыбызның 14 гаиләсе чыгыш ясадылар, төрле-төрле оригиналь номинацияләрдә хезмәтләрен күрсәттеләр. “Гран при” иясенә һәм 1,2,3 нче урыннар яулаучы гаиләләргә махсус кыймәтле бүләкләр тапшырылды. Калган төрле номинацияләрдә җинүче гаиләләр дә бүләксез калмадылар, дипломнар бирелде. Бәйрәм алдыннан никахларын иң сонгы рәсмиләштергән пар, Балтач бистәсеннән Илнур һәм Лилия Нәҗиповлар гаиләсен на яшьләр министры Ринат Садыков котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Норма авылыннан күп балалы Закировлар гаиләсен район башлыгы Рамил Нотфуллин дүртенче балаларын алып кайтулары белән котлады. Аларга истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International