Татарстан Республикасында озак гомерле гаилә парларына аерым игътибар бирелә. Әйтик, Мирный бистәсендәге каенлыкта Сабантуй милли бәйрәме кысаларында Кукмара муниципаль районы ишегалдында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашында 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән 12 гаилә парын хөрмәтләү тантанасы узды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Арча, Буа, Кукмара, Яшел Үзән, Зәй, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе, Лаеш, Алексеевск, Биектау муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән озак гомерле парлар бар иде.