Сабантуйда татар милли гореф гадәтләре элементлары белән никах теркәлде

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Мирный бистәсе мәйданында 23 июньдә татар халык бәйрәме Сабантуй узды. Нурлат районы милли ишегалды территориясендә Мөхәммәтшин Рәсүл һәм Низамиева Лилиянең татар милли гореф-гадәтләре элементлары белән никахлары теркәлде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Татарстанның башка беренче затлары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, тантанада өч пар кунак булды, алар бер үк вакытта 2024 елның 12 маенда Мәскәүдә ВДНХда Бөтенроссия туй фестивалендә никахлашканнар иде. Парлар Татарстан Республикасының милли мәдәниятен чагылдырган костюмнар кигәннәр, күлмәкләрнең төсе Татарстан Республикасы флагы төсләренә туры китерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International