Бәйрәм театральләштерелгән «Семык - гаилә бәйрәме» прологы белән ачылды: әби оныкларына туган авыл тарихы легендаларының берсен, шулай ук мариларның монда 16 гасырдан бирле яшәве турында хикәя кылды. Тарих Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли иҗат коллективларының иҗади номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең бөтен территориясендә күңелле һәм гаилә белән бергәләп вакыт үткәрү өчен мәйданчыклар оештырылды.
Милли ишегаллары-кунаклар ТР Мамадыш муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, кул эшләре, милли ризыклары белән таныштырды.
"Остазлар шәһәрендә" теләгән һәркем мунча себеркеләрен бәйләү, марийча чигү, кәрзин бәйләү, агачтан уеп ясау, борынгы мари тукыма станогында эшләү, милли эчемлекләр һәм ризыклар әзерләү буенча мастер - класста катнаша алды. Татлы ризык яратучылар «бал ишегалдына» килгәннәр, анда җирле җитештерелгән балны татып карау һәм сату каралган иде.
Бәйрәм кунакларында Мари уеннары аеруча кызыксыну уяткан, анда алар бөтен гаилә белән катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылапр.
“Күрше тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга, шулай ук үз гаиләсе белән күңелле вакыт үткәрергә мөмкин булган бәйрәмнәр бик кыйммәтле”, - дип билгеләп үтте “Семык» ка килгән гаиләләр.