2024 елның 10 июнь көнендә Балтач районы Сабантуй бәйрәмендә, Гаилә елы уңаеннан олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, ил-көннәргә лаеклы балалар үстергән, оныклар тәрбияләүгә дә зур өлеш кертеп яшьләрнең булышчылары булып яшәүче 25 үрнәк гаиләләрне дә хөрмәтләп, бүләкләп уздылар. Балтач районында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Яшьлек мәхәббәтләренә гомер буе тугрылыклы, олыгайган көннәрендә дә мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап кала белгән гаиләләр - район горурлыгы. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев гаиләләрне бәйрәм белән котладылар һәм юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.