12 июнь Россия Федерациясе көне уңаеннан 11 енче июнь көнне Теләче районы ГХАТ секторында районның “Алга” футбол командасы егетләре кунакта булдылар. Теләче муниципаль районы ГХАТ секторы җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатип кызы ГХАТ секторы эшчәнлеге белән таныштырды. Укчыларга секторда архив китаплары туплануы, нинди төр эшләр башкарылуы, хәм гаилә кыйммәтләре турында мәгълүмәт җиткерде. Очрашу ахырында балаларга Россия флагы төсләре төшерелгән ленточкалар һәм баллы бүләкләр тапшырылды.