11 июньдә Россия көне уңаеннан ЗАГС бүлеге бинасында Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина, “Яшь гвардия” әгъзалары һәм районның волонтерлык хәрәкәте активистлары катнашты. Балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре дә килгән. Котлаулар район мәдәният йорты хезмәткәрләре җырлары белән үрелеп барды. Россия көне - илебезнең куәтен һәм ныклыгын гәүдәләндерүче, милли бердәмлек билгесе булып торган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бәйрәм күңелләрдә илебез карата горурлык хисе уятсын, яшәү көче өстәсен!