14 пар гаилә тормышы юбилярлары ТР Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин тапшырды һәм үзенең котлау сүзләрен җиткерде.
Бу парларның һәрберсе торак пунктның социаль-иҗтимагый тормышына үз өлешен керткән һәм туган җирләренең патриотлары булып торалар. Бәйрәм чарасы концерт номерлары, авылдашларының алкышлары астында үрелеп барды.