Мамадыш шәһәрендә стадион-ипподромның үзәк мәйданында Түбән Тәкәныш авылында яшәүче Гөлсинур Зәкиевага тантаналы рәвештә югары дәрәҗәдәге билге - «Ана даны» медале тапшырылды

2024 елның 8 июне, шимбә

Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров тапшырды.

2000 елдан башлап «Ана даны» медале белән Татарстаннан биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән 1,5 мең күп балалы ана бүләкләнгән.

Гөлсинур Миңнәхмәт кызы тормыш иптәше Равил Рәфыйк улы белән 35 ел бергә яшиләр, авылдашлары өчен үрнәк гаилә булып торалар, торак пунктның иҗтимагый-социаль тормышында актив катнашалар. Гөлсинур Миңнәхмәт кызы хәзер лаеклы ялда, ире авыл мәдәният йортында эшли.

Зәкиевләр биш бала тәрбиялиләр. Кечеләре Түбән Тәкәнеш мәктәбендә укый. Өлкән балалары Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә яшиләр, һәр ял көннәрендә ата-аналар йортына килергә тырышалар. "Әти ярдәме, әни җылысы һәм тәм-том тулы түгәрәк өстәле – һәр бала өчен иң мөһиме”, - дип уртаклаша Зәкиевлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International