Россия көнендә Баулы шәһәренең төп мәйданында гадәттәгечә халык күңел ачулары уза. Быел бәйрәм көне Октябрь мәйданында «Россия синнән башлана» республика проекты кысаларында оештырылган зур концерттан башланды.
Әлеге бәйрәм кысаларында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре миграция хезмәте белән берлектә Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар.
14 яшьлек егет-кызларның сүзләренә караганда, бу көн алар өчен гомер буена истә калачак. Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гузаиров котлау сүзләре дә хәтердә калыр дип уйлыйбыз.