Актаныш Сабантуенда матур гаиләләр хөрмәтләнде

2024 елның 9 июне, якшәмбе

Гаилә елы уңаеннан быел Актаныш районы Сабантуй мәйданында яшь гаиләләр, беренче балаларын алып кайткан гаиләләр, иңгә-иң куеп 50 ел бергә гомер кичергән гаиләләр, күп балалы матур гаиләләр хөрмәтләнде.

Алтын туйларын билгеләп үтүче Нурия апа белән Рөстәм абый Сабировлар 2 ул, 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рөстәм абый Татарстанның атказанган терлекчесе, хезмәт ветераны. Бүгенге көндә 13 оныклары бар.

Шулай ук милли сабантуенда куп балалы урнәк гаиләләр - Нуримановлар, Шәйхетдиновлар, Сабировлар бәйрәмгә чакырылып истәлек бүләкләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International