Баулы районында «Ана мәктәбе» очрашуы узды

2024 елның 7 июне, җомга

Бүген, 7 июнь көнне, Баулы хастаханә базасында ай саен үткәрелә торган «Ана мәктәбе» очрашуы узды. Чараның төп катнашучылары-булачак әниләр, имезү һәм балаларны карау буенча лекция тыңладылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу мөһим чарада катнаштылар, суперсервис проекты һәм «ГХАТның бердәм дәүләт реестры» порталында урнаштырылган яңа интерактив сервис турында сөйләделәр.

Ахырда булачак әниләрне тормышларындагы бәхетле вакыйгалары белән котладылар һәм җиңел йөклелек һәм уңышлы бала табуны теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International