3 июньдә Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә учагы капсуласын Менделеевск муниципаль районына тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. 27 майда «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы Әгерҗе муниципаль районына килеп җитте. Аны Әлмәт муниципаль районыннан ирле-хатынлы пар- Әгерҗе районы Үтәгән авылыннан Насыйровлар Асаф Нурулла улы һәм Раушан Октяб кызы алып килде. Чара кунакларын Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гимаева Гөлнара Мансур кызы җылы котлады. Капсуланы тапшыруның мактаулы хокукы күп балалы Есовеевлар Вадим Фирозович һәм Алсу Рафаэлевна гаиләсенә бирелде. Ирле-хатынлы алты бала тәрбиялиләр: ике кызлары – өлкән Ариана, кече кызы-Илдана 2 яшь һәм 4 уллары Булат, Тимур, Илдар һәм Ратмир. Гаилә учагы капсуласын Менделеевск районыннан Назмутдиновлар Денис Рәшит улы һәм Галина Васильевна гаиләсе кабул итте.