Нурлат районында Халыкара балаларны яклау көне

2024 елның 2 июне, якшәмбе

1 июнь көнне Нурлат муниципаль районында Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында егерме сигез гаиләне 2024 елда туган сабыйлар белән котладылар.

Нурлат районында «яңа туган балага бүләк» акциясе 2022 елның апрель аеннан бара. Акция башланганнан бирле Нурлат районының 616 балага район Башлыгыннан бүләк бирелде. Бәйрәмгә яңа туган игезәкләр белән гаиләләр-Лукмановлар гаиләсе кызлары-Тансылу һәм Айзилә, Вилковлар гаиләсе- уллары Григорий һәм Михаил чакырылганнар.

Балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм-Балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Балалар-безнең дәвамыбыз, безнең зур бәхетебез. Балаларның тормышы мәхәббәт, наз һәм якты төсләр белән тулсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International