Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 300-нче пар

2024 елның 1 июне, шимбә

2024 елның 1 июнендә Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсендә 15 пар үз гаиләләрен булдырган, шуларның берсе 2024 ел башыннан юбилейлы 300 нче пар булган. Илнур Илсур улы һәм Алина Ралиф кызы бәхетле булдылар.

Бу шатлыклы вакыйганың шаһитлары яшьләрнең дуслары һәм туганнары була, алар алдында яңа ир белән хатын гаилә берлеген имзалар белән ныгыталар, балдаклар белән алмашалар, бер-берсен беренче никах үбеше белән котлыйлар.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парны тормышларындагы мөһим вакыйга – гаилә кору көне белән котладылар, беренче гаилә документын – никахлашу турында таныклык, ә юбилей парын котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International