Ел саен үткәрелә торган «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 15 мартта башланды һәм 20 майга кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның төп бурычы-социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда партнерлыкның социаль формаларын үстерү.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу бушлай. Конкурс 17 номинация буенча үткәрелә:

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда эш урыннары булдыру һәм үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында кадрлар потенциалын үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;

- Җитештерү өлкәсеә карамаган оешмаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстерү өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстерү өчен;

- Югары социаль нәтиҗәлелекнең кече оешмасы;

- Территорияләрне үстерүгә социаль инвестицияләр һәм хәйриячелек керткән өчен;

- Җитештерү өлкәсе оешмаларында гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда гаилә бурычлары булган хезмәткәрләргә иң яхшы шартлар өчен;

- Оешмада инвалидларны эшкә урнаштыру өчен;

-Күп балалы ата-аналарга һәм аларның балаларына җитештерү өлкәсе оешмаларында ярдәм итү өчен;

-Күп балалы ата-аналарга һәм аларның балаларына җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда ярдәм итү өчен.

Конкурста Россия юридик затлары оештыру-хокукый формасына, милек формасына һәм гамәлгә ашырыла торган икътисади эшчәнлек төрләренә карамастан, шулай ук аларны оештырган юридик затлар белән килешү буенча аларның филиаллары катнаша ала.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/2024-god-7548909.htm, белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 557-21-23, 557-21-15.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасында конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International