Ел саен 15 майда, без искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә-һәр кешенең төп терәкләренең берсе. Якын кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр, үзара аңлашу, бер-беребезгә ярдәм итү безгә барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә.
Гаилә елы һәм гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, 15 майда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. Анда быел өченче һәм аннан соңгы балаларын тапкан күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Күп балалы яшь гаиләләргә карата җылы сүзләр Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тарафыннан яңгырады. "Бу искиткеч, җылы бәйрәм гасырлар дәвамында илебезне көчле, бердәм һәм бөек итә торган иң мөһим кыйммәтләргә ия. Бу-туган илгә тугрылык, якыннарыбыз турында кайгырту һәм өлкәннәрне хөрмәт итү. Бу кыйммәтләр безгә гаилә даирәсендә ата-аналардан, әби-бабалардан тапшырыла, үз нәселебез һәм Ватаныбыз өчен горурлык һәм җаваплылык хисе тудыра. Бүген безнең район дус һәм тату булган күп балалы гаиләләр белән дан тота", - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга. Светлана Петровна гаиләләргә Ютазы муниципаль районы башлыгы А.А. Шәфигуллиннан Котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Котлауларга «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Ютазы бүлеге җитәкчесе Зөлфия Әминова да кушылды. Чара җылы һәм дуслык шартларында сәнгать үзешчәннәренең концерт номерлары белән дәвам итте.