10 май көнне дөньяга аваз салган сабыйны Теләче авылында яшәүче Вильдановлар гаиләсе, 15 май Гаилә көне көнне, Теләче районы ГХАТ секторында тантаналы шартларда теркәделәр. Зөлфәт белән Энҗе сабыйга матур татар исеме Захир дип исем куштылар. Гаилә елында туган сабый апасына яраткан энекәш булып, әти-әнисе канаты астында чын ир-егет булып үсүен теләп калабыз. Вильдановлар гаиләсен Гәилә көне белән тәбрик итәбез.