Сарман районында Гаилә учагы капсуласын каршы алу

2024 елның 14 мае, сишәмбе

2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Аның символы булып Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабызылган «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы тора. 14 майда «Россия йөрәге» утлы капсуласы Сарман районына килеп җитте. Минзәлә районыннан гаилә уты салынган капсуланы Марат һәм Раушания Вәлиевларның күп балалы гаиләсе алып кайтты. Гаилә учагы очрашуы тантаналы шартларда районның актив гаиләләре: Илсур һәм Альбина Солтановлар, Наркиз һәм Лилия Мөхәммәтовлар, Илназ һәм Рамилә Латыйповлар катнашында узды.

Район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны сәламләде, яшьләребез өчен үрнәк булган гаиләләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Халыкара гаилә көне белән котлап, барысына да мәхәббәт, татулык, шатлык, бәхет теләде.

Гаилә учагы капсуласы бу атнада Сарман районында булачак, 20 майда Гаилә Уты эстафетасы Әлмәт районына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International