Никита һәм Ралина өчен икеле һәм дүртле комбинациясе аерым әһәмияткә ия

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Шуңа күрә никахны теркәү өчен 24.04.24 датасын сайлаганнар. Моның өчен Түбән Камадан Мамадышка кайтырга туры килсә дә.

Яшьләр Түбән Камада туып үскәннәр, монда танышканнар һәм яшиләр. Туган шәһәребездә матур датаны броньлый алмадык, - диләр алар. Яшьләрне бу туктатмый, сайлау Мамадыш шәһәренең Никахлашу Сараена төшә. "Матур, уңайлы, якты бәйрәм залы безгә шунда ук ошады. Никахны нәкъ менә планлаштырылган көнне теркәрбез дип карар иттек», - дип уртаклаша яшь пар.

Ике санның бергә кушылуы яшьләрне “арттан куып йөри” дип әйтергә була. Киленнең туган көнендә икелеләр саны өстенлектә, яшьләрнең танышуы да 12.02 көненә туры килә. Туй көнен сайлауның да сере шунда. Яшь Соколовлар гаиләсенә һәр көн бәхет телибез. Тормыш юлыгыз җиңел һәм якты, мәхәббәт һәм шатлык белән тулы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International