21 апрель көнне "Дебют" шахмат клубы Нурлат шәһәренең Мәдәният Сараенда Гаилә елына багышланган «ике буын» шахмат турнирын оештырды.
Турнирда Дебют шахмат клубы һәм «Мирас» яшүсмерләр клубының 10 команда катнашты. Һәр команда составына бер бала һәм бер өлкән кеше – ата-ананың берәрсе, аби-бабай керә.
Командалар яхшы дәрәҗәдәге уен, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Нәтиҗәдә 1 урынны Нуруллиннар гаиләсе – Искәндәр һәм аның әтисе Рафис алды. Икенче урында Булановлар Игорь һәм аның әтисе Михаил белән. Өченче урында-Әмир һәм аның әтисе Илдар Мөхтәсимовлар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм призлар тапшырылды. Барлык балаларга да шулай ук татлылык алдылар.