Татарстан Республикасы Бөтенроссия гаилә учагы федераль проектында бик актив катнаша. 22 апрель көнне “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы Актанышка килеп җитте.
Аны Мөслимнән күп балалы Венера һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсе алып кайтты.
Бу уңайдан район ЗАГС бүлегендә районның күркәм гаиләләре катнашында зур тантана узды. Район башлыгы Ленар Зарипов чарага җыелган райондашларны сәламләп, гаиләнең әһәмиятен, һәр кешенең язмышында тоткан урынын билгеләп, яшьләребезгә үрнәк булган матур гаиләләргә ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.