«Россия йөрәге» гаилә учагының уты Мөслим районына тапшырылды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Азнакай шәһәренең ГХАТ бүлегенең тантаналы залында Мөслим районының күп балалы гаиләсенә «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы булды.

Азнакайда яшәүче җиде бала тәрбияләүче Раимбой һәм Олеся Рәхимовлар гаиләсе «Гаилә учагы утын» Мөслим районына — өч кыз һәм бер ул тәрбияләүче Рамил Азһәр улы һәм Чулпан Азһәр кызына тапшырды.

Рәхимовлар гаиләсе күп балалы, нык һәм бердәм. Ата-аналар балаларын тәрбияләүгә бөтен җаннарын, мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын салалар, әтисенең көчле мәхәббәте һәм абруе тынычлык һәм иминлек хисе бирә. Олеся Марат кызы -Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары балаларын тудырган һәм тәрбияләгән хатын-кыз-ананың лаеклы үрнәге.

Рамил Азһәр улы һөнәре буенча табиб. Район хастаханәсендә гомуми практика табибы һәм анестизиолог-реаниматолог булып эшли. Чулпан Азһәр кызы һөнәре буенча икътисадчы. Казначылык Департаментының территориаль бүлегендә белгеч булып эшли. Гаиләнең төп бурычы-сәламәт, тәрбияле, уңышлы, мөстәкыйль балалар үстерү.

Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

55 ел бергә Җан җанга! Бу чик Вәлиуллиннар Рәсих Газизулла улы һәм Хатирә Вәгыйз кызы өчен Зөбәрҗәт туе дип атала. Алар гаиләләренең озын гомерлелегенең нигезе итеп бер-берсенә хөрмәт, авыр ситуацияләрдә юл кую һәм татулык эзләү сәләтен саныйлар. Бу матур гаилә «Безнең тормышыбыз яңа буын өчен «Маяк белән янсын» дигән девиз астында яши. Бу көнне бик күп җылы котлау сүзләре, теләкләр яңгырады. Юбилярларга чын күңелдән хөрмәт сүзләре белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы һәм Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бәдретдинова Марина Ранас кызы мөрәҗәгать иттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Житэкчелэр "Россия йөрәге" гаилә учагы утының ут кына түгел, ул гаилә җылысы, мәхәббәт һәм бер гаиләдән икенчесенә күчкән кайгырту диеп билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International