Баулы районында алтын туй

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

2024 елның 2 февралендә Баулы районы Поповка авылында Лидия Алексей кызы һәм Әнвәр Җам улы Нусратовлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Гаилә тарихы ерак 1974 елда башлана. Яшь гаилә Поповка авылына яшәргә кайта. Аларның улы Альберт туа. Бүгенге көндә ике оныклары бар.

Лидия Алексей кызы авылга килгәч, Поповка хастаханәсенә санитарка булып эшкә урнаша, 1977 елда Поповка авыл мәдәният йортына эшкә күчә. 30 елдан артык ул авыл һәм кешеләр файдасына җаваплы һәм намуслы хезмәт итә.

Әнвәр Җам улы туган авылында туып үсә, анда көтүче, шофер булып эшли, соңрак хезмәт эшчәнлеген нефть эше белән бәйли.

Юбилярларны котларга 3нче сайлау округы депутаты Л.В. Гарифуллина, Поповка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Е.М. Попова килделәр, чәчәк һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International