Февраль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 12 сабый теркәлде

2024 елның 1 марты, җомга

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 сабый теркәлде: 7 малай һәм 5 кыз. Шуларның 3се гаиләдә беренче, 3 се - икенче, 1 - өченче, 5 се - дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Дина, Медина, Мөхәммәт, Арсений, Денис, Тимофей, Лейла, Ранель, Никита, Лидия, Әдил, Альмира дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 20, иң яшь әтигә 21 яшь, иң өлкән анага 41, иң өлкән әтигә 41 яшь.

Февраль аенда ГХАТ бүлегендә 7 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 23 яшь, иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 57, кәләшкә – 58 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International