Ирле-хатынлы Кузнецовлар: «Без сайлау участогында 16 ел элек таныштык»

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

2008 елда Россия Президентын сайлау көне Мамадыш шәһәрендә гомер итүче күп балалы Вячеслав һәм Екатерина гаиләсенең язмышын хәл итә.

Вячеслав комиссия секретаре була, ә Екатеринаны бюллетеньнәрне санап чыгарга билгелиләр. Ул вакытта Екатерина спирт заводының мәдәният йортында хореограф булып эшли, Вячеслав спирт заводының үзендә эшли. Яшьләрнең шунда ук бер-берсенә күзе төшә, балачакта күрше урамнарында үскәннәре ачыклана, әмма моңа кадәр таныш булмаганнар.

Кузнецовлар Гаилә елында тормышларының 15 еллыгын билгеләп үтәләр. 2024 ел башында гаиләдә җиденче балалары туган. Нәсел дәвамчысына Глеб дип исем кушканнар.

Ил Президентын сайлау алар өчен аерым гаилә вакыйгасы. Бу ял көннәрендә Кузнецовлар сайлау участогына тулы составта килделәр. Монда аларны участоктагы иң күп санлы гаилә буларак билгеләп үттеләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы белән берлектә гаиләне бала тууы белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Иң зур балалары Вадим белән Руфина да игътибарсыз калмады.  Быел алар беренче тапкыр Президент сайлауларында тавыш бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International