Чистай районыда Гаилә елы старт алды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы ел Россия Федерациясе Президентының 22.11.875 номерлы Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Чистай ЗАГС бүлегендә гаиләләрне саклауга аерым игътибар бирелә. Традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау эше алып барыла.

2024 елга күпсанлы чаралар: бала тууны тантаналы теркәү, туй юбилейларын бәйрәм итү: 25,50 һәм аннан да артык еллар бергә яшәү, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һәм башкалар планлаштырыла.

Бөтен Россия буенча Гаилә елына старт бирелде. Һәм без дә старт алабыз! Хәерле юлга!

Бүген, 24.01.24, хәзерге заманда шундый популяр булган матур датада 1 гаилә теркәлгән.

Чистай Никахлашулар сарае туй көннәрендә генә түгел, җомга һәм шимбә көннәрендә дә никахны теркәү өчен ачык. Россиянең Дәүләт хезмәтләре порталында үз шәхси кабинетыгызда матур даталарны күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International