Бүген Чистай ГХАТ бүлегендә 16 нчы урта мәктәп укучылары булды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Никахлашулар сарае базасында Чистай шәһәренең «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән чираттагы гаилә дәресе үткәрелде.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева укучыларга ЗАГС органнарының эше нидән гыйбарәт икәнлеген күрсәтү өчен презентация әзерләде.

Балалар ЗАГС бүлегенең архивын, тантаналар залын кызыксынып карадылар. Ведомство күрсәтә торган хезмәт төрләре белән таныштылар.

Яшь кешеләр өчен кызыклы никахлашу тантанасының инсценировкасы булды. «Кияү белән кәләш» күңелле һәм бәхетле иделәр! Егетләрнең тормышта да барысы да яхшы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International