үбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Студентлар көнендә тематик көн узды

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Студент тормышы-якты һәм онытылмас вакыт!

25 гыйнварда безнең илдә традицион рәвештә Татьяна көне билгеләп үтелә, ул да студентлар көне.

Бәйрәм хөрмәтенә ГХАТ Идарәсе белгечләре парларга студентлар атмосферасына чумарга һәм «гаилә тормышының нигезе» фәненнән имтихан тапшырырга тәкъдим иттеләр. Бу көнне, кияүләр һәм кәләшләр өчен, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында сораулар белән "имтихан" билетлары әзерләнгән.

Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, парларга символик «Зачет» китабы һәм «НитьЯ» театрына чакыру билетлары тапшырылды.

Яңа гаилә парларына студент чоры кебек үк якты һәм онытылмаслык бәхетле гаилә тормышы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International