Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе үтте

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Никахлашу сараенда 9 нчы мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары өчен «гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды.

Дәресне ГХАТ Идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Закирова һәм тантаналар бүлегенең баш белгече Фирүзә Садыйкова үткәрде. Алар балаларга, гасырдан артык тарихы булган, ГХАТ органнары эше турында сөйләделәр.

Балалар кызыксынып дәрестә катнаштылар, сораулар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр. Дәрес ахырында балалар истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International