Рәсәй Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Түбән Кама муниципаль районында 10 ел дәвамында, мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларның гаилә һәм никах төшенчәләренә уңай мөнәсәбәтен формалаштыруга юнәлдерелгән, «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» белем бирү проекты тормышка ашырылды.
2024 елның 17 гыйнварында ГХАТ Идарәсе белгечләре, 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәресе үткәрделәр.
Дәреснең интерактив уен формасы «гаилә», «өй» һәм «бәхет» кебек мөһим төшенчәләрне җиңел генә ачу мөмкинлеге бирде. Балалар процесска актив рәвештә кушылдылар, сорауларга җавап бирделәр һәм табышмакларны чиштеләр.