Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес узды

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 16 гыйнварында Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда, яңа ел каникулларыннан соң, 27 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен, «Гаилә белеме» электив курсы буенча, беренче дәрес узды.

Дәресне педагог Гурьянова Светлана Анатольевна үткәрде. Дәрестә балалар "Минем булачак гаиләм" темасына фикер алыштылар, булачак хатыннарының һәм ирләренең портретларын төзеделәр, "Гаилә" сүзе белән синквейннар яздылар.

Бөек язучыларның тормышы мисалында укучыларга шаблон буенча бәхетле гаилә төзү мөмкин түгеллеге, һәр кеше өчен бәхет төрле булуы турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International