2024 елның 4 гыйнварында Түбән Уратма авыл җирлегендә Габдрахмановлар, Мөхәммәтшиннар һәм Вәлиуллиннар гаиләләрен – алтын туй юбилейлары белән котладылар. Бәйрәм авыл ветераннар советы рәисе Шестакова Галина Александровна инициативасы белән үткәрелде. Чара Мәдәният йортында узды һәм Гаилә елына багышланганды. Түбән Уратманың авыл җирлеге башлыгы Айрат Рафаэлевич гаиләләрне юбилейлары белән котлады, гаилә бәйләнешләре ныклыгы өчен рәхмәтләр белдерде, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.