Түбән Камага "Россия йөрәге" гаилә учагы капсуласы китерелде

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

23 гыйнварда РФ Президенты Владимир Путин ВДНХ мәйданчыгында Гаилә елына старт бирде. Бу вакыйга өчен махсус рәвештә Муромдагы Изге Троица монастыреннан, Петр һәм Феврониянең  изге уты китерелде, аның белән "Россия йөрәге" гаилә учагы кабызылды.

Гаилә учагының бер өлеше барлык төбәк вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырылды. Ике атна дәвамында янгын капсуласы «Казан» гаилә үзәгендә булды, шуннан соң Казаннан Чаллыга юл тотты.

Бүген гаилә учагын тапшыру эстафетасы Түбән Камага туры килде. Безнең шәһәргә утлы капсула алып килү хөрмәте күп балалы  Мешалкиннар гаиләсенә төште. Михаил Геннадьевич һәм Ольга Анатольевна 4 бала тәрбиялиләр һәм химикларның гаилә хезмәт династиясен дәвам итүчеләр булып торалар.

Киләсе атнада "Россия йөрәге" гаилә учагы уты салынган капсула Түбән Каманың Никахлашу сараенда сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International