19 мартта «Мәрхәмәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге залында Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсе белгечләре 10 пар ял итүчеләрне - гаилә юбилейлары белән котладылар.
Туйның һәр елы - мөнәсәбәтләрдә яңа борылыш, бергә яшәүнең чираттагы этабын уңышлы узуны раслаучы дата. Гаиләләрнең исемнәре Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.
Сезне, хөрмәтле юбилярлар, тормышыгыздагы мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм сезгә рух күтәренкелеге, чиксез энергия һәм оптимизм телибез!