Түбән Камада шәһәр Башлыгының кабул итү тантанасы узды

2024 елның 1 марты, җомга

Гаилә елын ачу хөрмәтенә Түбән Камада күп балалы гаиләләр, хезмәт династияләре чакырылган шәһәр Башлыгы кабул итү тантанасы узды. Чакырылган гаиләләрнең һәрберсенең үз уникаль традицияләре бар һәм алар буыннан-буынга тапшырыла.

Бәйрәмнең бизәге булып, Абдуллиннар гаиләсен бриллиант юбилей белән котлау булды. Юбилярларның исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар китабына кертелде.

Чараның финал аккорды булып, Яр Чаллыдан Түбән Камага эстафета буенча тапшырылган «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын чыгару булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International